Район мәдәният йортында клуб системасы хезмәткәрләре белән район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова катнашында киңәшмә узды.
Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре, Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Ведомство карамагындагы территорияләрдә яшьләр һәм халык белән профилактик чаралар үткәрүнең мөһимлеге, мәгълүмат стендларын рәсмиләштерү, куркынычсызлык буенча белешмәлекләр эшләү, шикле әйберләр табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Җитәкчеләрнең гамәлләре төгәл булырга һәм формаль характерда түгел, ә реаль булырга тиеш.