Дәүләт белән килешү төзергә теләгән гражданның яки гаиләнең кереме төбәктәге халыкның җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Моннан тыш, милектәге мөлкәт тә исәпкә алына.
Социаль контракт төрләре:
Үз эшеңне ачу
Ярдәмче хуҗалык алып бару өчен
Эшкә урнашуга
Авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгу
Дәүләт бүлеп бирә торган сумма социаль контракт төренә бәйле. Татарстан Республикасында үз эшен ачуга максималь сумма-150 мең сум. Килешү билгеле бер вакытка төзелә. Мәсәлән, эш эзләүгә 9 айга кадәр бирелә,ә үз эшен ачу турындагы килешү 12 айдан да артмый. Бүлеп бирелгән акчаларны килешүдә язылганча тотарга һәм моны чеклар яки язу биреп расларга кирәк. Яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органында социаль килешү төзелә.