Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар!

2022 елның 20 марты, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген бер генә кеше дә су һәм җылылык, ут һәм газ, чәчтарашханә һәм ателье, техника ремонтлау һәм башка күп кенә көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән башка яши алмый. Бу хезмәтләрне халыкка торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү тармаклары предприятиеләре күрсәтә, алар мөһим билгеләнешне берләштерә – кешеләргә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.

Безнең районда әлеге һөнәр ияләре җаваплы, хезмәт сөючән кешеләр эшли. Сез сайлаган эш үз-үзләрен аямыйча, сабырлык, һәм иң мөһиме-кешеләр белән эшли белүне таләп итә. Сез үз хезмәтегез белән районның өзлексез тормышын тәэмин итүгә өлеш кертәсез. Сезнең эшегез һәр оешма һәм учреждениенең ышанычлы эшләве, халыкның уңайлы тормышы белән тәэмин итә.

Сезгә алга таба да уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек, куелган максатларга ирешүегезне, барлык игелекле башлангычларыгызда ышанычлы ярдәм күрсәтүегезне телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International