«Нәүрүз» язгы бәйрәменә чакыру

2022 елның 21 марты, дүшәмбе
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

2022 елның 26 мартында, 10.00 сәгатьтә Аксубай шәһәр тибындагы үзәк мәйданда «Нәүрүз» язгы бәйрәме узачак. Җитәкчеләрне гаиләләре белән бәйрәмдә катнашырга чакырабыз.

Алдан ук чарада катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез һәм район халкын «Нәүрүз» бәйрәме белән котлыйбыз

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International