21 март - Халыкара Даун синдромлы кеше көне.

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

          Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне (World Down Syndrome Day) 2006 елдан башлап ел саен 21 март көнне билгеләп үтелә.                                                                                    

         БМО (ООН) статистикасы буенча, планетада һәр 1000 нче бала Даун синдромы белән дөньяга килә. Россиядә ел саен бу үзенчәлеккә ия 2,2 мең бала туа. Даун синдромлы кешеләрнең гомер озынлыгы соңгы елларда кискен артты һәм якынча 60 ел тәшкил итә.                                                                                                   

          Даун синдромлы кешеләрне еш кына «кояшлы» дип атыйлар, чөнки алар бик яратучан, ачык, елмаючан һәм ярдәмчел, аралашучан. Мондый балалар үсештә артта калалар, әмма үз вакытында коррекция һәм социализация башланганда алар нормаль үсеш дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин. Моннан тыш, Даун синдромлы кешеләрнең иҗади өлкәдә үзләрен уңышлы күрсәтүләре билгеле, алар арасында актерлар, шагыйрьләр, җырчылар, рәссамнар да күп.              

         Даун синдромының рәсми символы булып сары-зәңгәр тасма тора. Авыруның символикасы белән шулай ук кызгылт сары төс тә бәйле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International