Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды кризиска каршы республика чаралары пакеты кысаларында бизнеска гамәлдәге микрозаймнар буенча төп бурычны 18 айга кадәр кичектерергә мөмкинлек бирәчәк. Кичектереп тору бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу бигрәк тә агымдагы чорда мөһим.
Бу срок эчендә заём алучылар төп бурыч буенча түләүләр түләүдән тулысынча азат ителә һәм процентлар гына түли. Шул ук вакытта микрозайм буенча түләүләрнең яңа графигы бирелә. Кичектерү эшкуарлыкка ярдәм фондының барлык микрофинас продуктларына тарала. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләр саны чикләнмәгән, әмма кичектерүнең гомуми сроты 18 айдан артмаска тиеш.
Түләүне кичектерү өчен мәҗбүри шарт булып программада катнашуга гариза биргәндә вакыты чыккан бурыч булмау тора, шулай ук микрозайм түләү срогы тәмамланганчы кимендә 6 ай булырга тиеш.
Гаризаны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының электрон почтасына гариза юллау юлы белән бирергә мөмкин: info@fpprt.ru. Барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен мәгълүмат «Минем бизнес» үзәге бүлегендә һәм «кайнар линия» 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча урнаштырылган.