Район ветеринария берләшмәсендә йорт кош-кортын инкубацияләү, асрау һәм кошчылык продукциясен сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр кошчылар белән киңәшмә узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – кош гриппын профилактикалау, район территориясендә әлеге мәкерле авыруның барлыкка килүенә һәм таралуына юл куймау. Тармак белгечләре эшкуарларга йорт кошларын асрау һәм сату буенча ветеринария-санитария кагыйдәләренең төп таләпләрен җиткерделәр. Кош гриппы – барлык төр кошларның кискен вируслы авыруы. Авыруның төп резервуары һәм күчерүчесе булып кыргый кошлар тора, гәрчә алар тирәлегендә авыру күренмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта йорт кошларының һәлак булуы 100 процентка җитә. Бу авыру хуҗалык өчен зур зыян китерә.