Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече В.В. Стоянова тәрбияләнүчеләр белән тест һәм анкеталау үткәрде. Ул аларга заманча кирәкле һөнәрләр турында сөйләде.
Чара тәрбияләнүчеләрнең төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм балаларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан үткәрелде.