Вак моториканы, глазомерны, фантазияне үстерү, үз эшең белән кызыксынуны арттыру, белемнәрне һәм осталыкларын камилләштерү максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оригами буенча дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәрестә балалар һәм аларның әти-әниләре белән китаплар өчен кыстыргычлар ясалды. Кыстыргыч файдалы нәрсе, ул кирәкле сәхифәне тиз табарга ярдәм итәчәк . Хәзерге вакытта кибетләргә кыстыргыч бик күп булса да, үз кулларың белән ясалган әйберләр аеруча күңелле. Балалар үз иҗатларының нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.