24 март көнне Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия эшләячәк. Биредә яшәүчеләр бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү, бакча йортларына хокукларны теркәү, «вакытлы участокларны» кадастр исәбеннән төшерү турында сораулар бирә алачаклар.
Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
«Бердәм кайнар линия» 24 март көнне 10:00 дән 12:00 гә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча булачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефон номерларын Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә мөмкин.