Электрон сәүдә үзәге

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Аксубай районы эшкуарлары!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.

Үткәрелә торган эш кысаларында «Маркетплейс.Легко» Электрон сәүдә үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма оештырылды.

Электрон сәүдә үзәге республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре өчен «Маркетейсларга чыгу» темасына укулар үткәрүне планлаштыра.

Эшкуарларга карата таләп – маркетплейслар аша сату өчен товарлары булу. Укыту атнага ике тапкыр (чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе) 14 кешегә кадәр укучылар саны белән Электрон сәүдә үзәге базасында узачак.

Продукцияне маркетплейс аша сатарга өйрәнергә теләүчеләрне Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә (тел.2-84-87, 2-80-07) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International