Урман питомникларда «кар каралту» эшләре бара

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

     Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре питомникларда «кар каралту» эшләре бара. Чәчү участокларында көл тарату кар катламын тизрәк эретеп, туфракта дымны сакларга мөмкинлек бирә. Шулай ук көл-чәчкенләр өчен ашлама. Бер-ике атнага шундый хәрәкәт белән табигатьне узып була.  Урманчыларның утырту сезоны башлана. Булачак агачларны дымлы туфракка утыртырга кирәк, шул чакта гына алар үсеп китә.

 - Утырту өчен ике-өч яшьлек чәчкенләр әзерләнәчәк,-дип аңлатты Аксубай урманчылыгының җитәкче-баш урманчы белгече Андрей Ильмухин. – Быел безгә урманнарны торгызу буенча зур күләмле эш башкарасы бар – дәүләт урман фонды территориясендә 26 гектардан артык мәйданда яңа үсентеләр булдыру бурычы тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International