«Нәүрүз» бәйрәме

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  
Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул «яңа көн» дип тәрҗемә ителә.

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тере чишмә» программасы кысаларында тәрбияче Елена Михайловна оештырган бәйрәмдә катнаштылар. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Бәйрәм бик күңелле һәм позитив булды.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International