Федоровский интернат-йортында «Туберкулёздан саклан» дигән шигарь астында узды. Туберкулез Covid-19 пандемиясе башлану белән юкка чыкмады. Бөтен дөнья буенча туберкулездан үлүчеләр саны проценты югары, ул үлем нәтиҗәләренә китерә торган авырулар унлыгына керә. Бу медицина гына түгел, социаль проблема да. 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Моннан 128 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә.
Ел саен 25 мартта туберкулезга каршы көрәшкә багышланган «Ак чәчәк» акциясе үткәрелә. Бу акциянең символы «Ак Ромашка» - сәламәт сулыш символы 1911 елда туберкулезга каршы көрәш эмблемасы итеп Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш лигасы инициативасы белән сайланган. Интернат-йортта «Туберкулёздан саклан» дигән шигарь астында узды. Медицина хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән бергә туберкулезга каршы көрәшкә багышланган мәгълүмат стенды әзерләделәр һәм «Ак Ромашка» акциясенә кушылдылар.
#федоровскийдипи
#защитисебяоттуберкулеза
#белаяромашка