Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәресләр иң мөһим һәм әһәмиятле, чөнки иминлек-иң беренче чиратта!
Социаль приютның иң кечкенә тәрбияләнүчеләре өчен бу дәресләр бик күңелле, иҗади һәм актив уза. Кагыйдәләр белән танышу уен мизгелләре, тематик эшләнмәләр булдыру һәм башка төрле эш алымнары аша башкарыла. «Светик – трехцветик» дигән чираттагы дәрес сфетофор сигналлары буенча үткәрелде. Дәрес барышында балалар светофорның ничек эшләве, машиналар һәм кешеләр өчен сигналлар, юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында белделәр.