2022 елның 25 мартында 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәк белән идарә итү буенча беренче урынбасары Муратшин Илшат Исмәгыйль улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы катнашында дәрес узды.
Дәреснең максаты:
1.Интернет челтәрендә укучыларның потенциаль куркыныч гамәлләргә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыру.
2.Интернет челтәрендә хәвефсезлеге турында укучыларның булган белемнәрен системага салу.
3.Укучыларның Интернетта хәвефсезлеге турындагы күзаллауларын эмоциональ һәм социаль иминлеге концепцияләре белән киңәйтү.