Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала. Нәүрүз – табигать культына бәйле булган бәйрәм. Бодайның яшел үсемлекләре табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге барыгызны да яз бәйрәме белән тәбрик итәбез. Язгы гөрләвекләр сезгә укуыгызда, эшегездә уңышлар, бәхет-куаныч, саулык- сәламәтлек алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын! Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!