Хөрмәтле клиентлар!
«Татэнергосбыт» АҖ РФ Торак Кодексының 155 статьясы һәм Хөкүмәтнең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 66 пункты нигезендә, торак йортларның милекчеләре узган айдан соң килүче айның унынчы числосына кадәр торак урыннары һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кертергә тиеш, дип хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә, гамәлдәге закон таләпләрен үтәү максатыннан, АҖе тарафыннан түләү документларына тиешле үзгәрешләр кертелде ( коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү датасы айның 10 числосына үзгәртелде).