Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә.
Бу — «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы».
Гаризалар һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Аларны 2022 елның 24 мартыннан 7 апреленә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тапшырып була.
Конкурслар үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.
Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.
Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат https://agro.tatarstan.ru/2022-5867569.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 54, 221 76 85, 221 76 55
Чыганак: tatar-inform.tatar