«Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУдә урман культуралары киләсе сезонына әзерлек дәвам итә. Питомникның мәктәп бүлегенә нигез салу өчен, алга таба чокыр-балка утыртмаларын утырту өчен Тополь (тирәк) Гибрид-38 (мамыксыз) чыбыкчалары әзерләнә. Тирәкләрнең көчле тамыр системасы саклагыч утыртмалар булдыру өчен яхшы туры килә. 30,0 мең данә чыбыкчалар әзерләү планында 15 кеше катнашты.