«Язгы каникуллар» профилактик чарасы

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

 «Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның һәм аларның әти-әниләренең Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Г.Р. Гималтдинова һәм әйдәп баручы белгеч Т. Мартынова белән очрашуы оештырдылар.                                                                                        Очрашуның максаты-балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау. «ЮХХ» ДБУ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Г.Р. Гималтдинова юл хәрәкәте өлешендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. ЮХХ инспекторы билгеләп үткәнчә, яшь чактан ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр.

Очрашу ахырында чараны оештыручылар яшь социаль хезмәт алучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International