Россия хатын-кызлар берлеге Украинада махсус операцияләрдә катнашучы Россия хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр җыю инициативасы белән чыкты

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

«Аксубай хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы бу көннәрдә солдатлар өчен посылкалар әзерли. Акция үткәрү турында игълан ителгән беренче көнне үк биш зур посылканы комплектлауга ирешкәннәр. Битараф булмаган кешеләр Россия хатын-кызлар берлеге тарафыннан тәкъдим ителгән исемлектән гигиена, тәм-том, чәй, кофе, тәмәке, кием һәм башка әйберләр алып килә. Ә балалар Россия хәрбиләренең батырлыгы белән горурлануларын язалар һәм солдатларның үз гаиләләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын өмет итәләр.

Хәрби хезмәткәрләр өчен бүләкләр җыю урыны: ТР, Аксубай районы, Аксубай штп, Романов ур., 8 йорт, Үзәк китапханә, 2022 елның 31 мартына кадәр

Түбәндәге әйберләрне алып килергә мөмкин:
Шоколад, кәнфит, печенье, вафли, ысланган казылык, пакетлы чәй, «3 в 1» кофесы, тиз әзерләнә торган боткалар (нигездә, карабодай), теш пастасы, теш чистарткычлар, оекбашлар, юыну өчен гель (кечерәк булса, яхшырак), сабын, дымлы салфетка, дезинфектор, майка, футболкалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International