2022 елның 31 мартында КУЭ субъектларының 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуына багышланган онлайн-семинар узачак.
Республикада эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү өчен, 31 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ Корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең (үзмәшгульләр) 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуы» темасына бушлай белем бирү семинары үткәрәчәк. Эшкуарлык субъектларының һәм прфессиональ керемгә (үзмәшгульлек) салым түләүчеләрнең аерым төр юридик затларның сатып алуларында катнашуы.
Чара онлайн узачак һәм эре заказчыларның сатып алулары турында КУЭ субъектларының һәм төбәкнең үзмәшгуль гражданнарының мәгълүматлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Семинар барышында КУЭ субъектларының һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең сатып алуларда катнашуы һәм аларга төрле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак.
Теркәлү һәм семинарда катнашу:
https://events.webinar.ru/41163427/10755595 сылтама буенча