15 марттан 15 апрельгә кадәр «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе үткәрелә
Аксубай районында акция 29 март көнне БДИ үткәрү пункты – Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре БДИның бөтен процедурасын уздылар; металл детектор кысаларыннан алып, дәүләт имтиханы өчен нәтиҗәләр алганчыга кадәр.
Чарада түбәндәге эшчәнлекне дә күрә алдылар:
- БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә утырту ничек оештырыла;
-БДИда катнашучыларның эш урыннары ничек була;
-имтихан үткәрү пунктында контроль үлчәү материалларын (КИМ) бастыру һәм сканерлау ничек бара…
Быел акция барышында ата-аналар математикадан база дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады. Математика-аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе.
Акциядә барлыгы 12 булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, шулай ук Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.И. Моратшин катнашты. Акциядә катнашучыларны «Мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы Р.С. Зәйдуллина каршы алды, ул да имтихан язуда катнашты. Быел БДИ үткәрү үзенчәлекләре турында мәгариф бүлеге методисты, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен җаваплы Т.В. Борисова сөйләде.