Сөнчәле авыл китапханәсендә «Исәнме, Корней бабай»дип исемләнгән әдәби сәгать узды
Чара башында китапханә белгечләре 1 - 4 сыйныф укучыларын искиткеч балалар язучысы Корней Иванович Чуковский биографиясе белән таныштырдылар. Балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар белделәр. «Муха-Цокотуха» һәм «Путаница», «Телефон» һәм «Федорино горе» әсәрләрен ишетеп укыдылар, әкиятләр буенча рәсемнәр ясадылар, чара ахырында «Мойдодыр» мультфильмын карадылар. Әлеге чарага «Чуковский әкиятләре дөньясы»дип исемләнгән китапханә күргәзмәсе оештырылды.