24 март көнне Иске Чуаш Әдәмсуы авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары әдәби сәгатьтә катнаштылар. Чарага «Юбиляр китаплар»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче катнашучыларны 2022 нче елда юбиляр китаплар белән таныштырды: К.Чуковскийның «Мойдодыр» (100 ел), А. Пушкинның «Патша Салтан турында әкият» (190 яшь), М. Лермонтовның «Бородино» (185ел). Балалар зур кызыксыну белән китаплар карадылар, яраткан өзекләр укыдылар.