Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идәрәсе» ФДБУ хәбәр итә:
2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез бозлавык;
- төнлә һәм көндез юлларда бозгалак.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. 1.Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. 2. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 3. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк. 4.Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. 5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. 6. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.
Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга. 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә. 3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк. 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска. 5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә. 6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин накорник яки очланган шиплар белән махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, төшегез биеклеген киметү өчен утырыгыз. Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Күренеш начарайганда, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Бозлавык һәм җил исү хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз белән кулланмаска: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет киергә киңәш ителә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!!!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.