Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Язгы каникуллар балалар өчен традицион рәвештә зур бәйрәм-балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы белән ассоциацияләнә. Бу-укырга яратучыларның, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы быел Ватан балалар әдәбияты классигы Корней Чуковскийның 140 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Савгач авыл китапханәсе белгече балалар белән берлектә Китап иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды, балалар «Әкияткә сәяхәт»дип исемләнгән әдәби викторинада актив катнаштылар. Шулай ук «Әкият акыллылык белән бай» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Укучылар бик теләп катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International