Бүген район башлыгы Камил Гыйлманов туган көнен билгеләп үтә

2022 елның 1 апреле, җомга

Камил Камал улы Гыйлманов 1956 елның 1 апрелендә ТАССРның Аксубай районы Индустриаль бистәсендә туа. 1986 елда «Агрономия» белгечлеге буенча М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1977-1978 ел. – Аксубай районы «Восход» совхозының 1 нче бүлекчәсе агроном-мелиораторы.

1981 – 1982 ел. – 22 нче Аксубай СПТУ уку-укыту хуҗалыгы белән идарә итүче.

1982 – 2002 ел. – Аксубай районының үсемлекләрне саклау станциясе башлыгы.

2002 – 2003 ел. – «Аксубай сөт заводы» ААҖ генераль директоры.

2003 – 2005 ел. – «Татарстан сөте» ААҖ филиалы – Аксубай май җитештерү заводы директоры.

2005 – 2008 ел. – «ВАМИН Аксу агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры.

2008 елның маеннан – «Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале белән бүләкләнгән.                                                                                                      Өйләнгән, ике кызы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International