2022 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсенең яңа рәисе сайланды. Ул - Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек һәм методик – мәгълүмати эш бүлеге башлыгы Ләйсән Сәмигулла кызы ЗӘЙДУЛЛИНА. Рәис урынбасары итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Аксубай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Зайцева Елена Сергеевна, сәркәтип - «Үзәкләштерелгән музей системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең директор урынбасары Куштукова Наталия Геннадьевна сайланды. Хатын – кызлар советы составы хезмәт сөючән һәм энергияле хатын-кыз-лидерлардан тупланган. Хатын-кызлар советы эшчәнлегенең төп бурычы хатын-кызлар һәм балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.