Аксубай районы бизнес вәкилләре белән эшлекле киңәшмә

2022 елның 1 апреле, җомга

2022 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин рәислегендә Аксубай районы бизнес вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча берничә мәсьәлә каралды:

- Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эш;

- яңа кабул ителгән федераль ярдәм чаралары турында фикер алышу, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында бизнесның катнашуы;

- сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарларның бәяләрен мониторинглау һәм контрольдә тоту;

- хезмәт базарындагы хәл.

Санкция басымы шартларында чит ил товарларын ил аналоглары белән оператив рәвештә алыштыру өстенлекле булып тора. Татарстан Республикасында бу максатлар өчен төбәк Маркетинг Үзәге (РМҮ) базасында «Импортны алыштыру үзәге» оештырылды, анда җирле һәм Россия җитештерүчеләре тарафыннан чит ил продукциясен уңышлы алыштыру мисаллары бар инде.

«Импортны алыштыру үзәге» ресурсы РМҮнең: http://rmcrt.ru/index.html сайтында.

ТР Дәүләт заказы агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен атнага 2 тапкыр түләүсез белем бирү семинарлары үткәрү режимын кертте. Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/ сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган

Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы РМҮ ресурсларында эшләү мәсьәләләре буенча эшкуарларга тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» телефоны буенча (8 800-700-98-73) һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International