Өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы

2022 елның 1 апреле, җомга
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Россия пенсионерлары берлеге» төбәк бүлеге Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе катнашында өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында хәбәр итә.

26 апрельдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы узачак.

Олимпиадада 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар, шул исәптән университетта өстәмә белем бирү программалары («Финанс грамоталылыгы нигезләре», «Икътисад һәм хокук», «Хокукый грамоталылык нигезләре», «Сбербанк – өлкән буынга», «Цифрлы финанс грамоталылыгы») буенча Өченче буын университетында белем алган һәм үзлектән белем  алу формасында программаларны үзләштергән затлар катнаша ала.

Республика олимпиадасын үткәрү турында нигезләмә, шулай ук онлайн-форматка кушылу буенча инструкция белән биредә танышырга мөмкин 

Өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасын оештыру һәм үткәрү тәртибе, шулай ук онлайн-форматка кушылу буенча инструкция белән sprrt.ru сайтта танышырга мөмкин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International