Бүген, 2022 елның 2 апрелендә, Аксубай муниципаль районы вәкилләре гадәттәгечә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубайлылар шәһәр сатып алучыларына ит һәм сөт продукциясе, ашлык, бал, йомырка һәм яшелчәләрне арзан бәяләрдән тәкъдим итте. Моннан тыш, авыл халкы тоз, кайнатма, гөмбә белән дә сәүдә иткән. Ярминкәләр апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.