5 апрель көнне, ата-аналары алиментлар түләүдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Бердәм кабул итү көне узачак.
Кабул итү район Советы бинасында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Аксубай штп, Ленин ур., 10 нчы йорт, иртәнге сәгать 8дә. Гражданнарны кабул итү суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә уза. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.
Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.