Акцияне Россия хатын-кызлар берлеге Украинадагы махсус операциядә катнашучы безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү үтенече белән игълан итте. «Акция игълан ителгән беренче көнне үк биш зур посылка җыйдык. Битараф булмаган кешеләр гигиена чаралары, тәм-том, чәй, кофе, кием-салым һәм башка әйберләр алып килде. Хәтта акча да алып килделәр һәм кирәкле әйберләрне без үзебез сатып алдык», – дип сөйләде хатын-кызлар берлеге әгъзасы Ирина Телешева.
Балалар Россия хәрбиләре белән горурланулары турында хатлар язган. Һәркем хәрби хезмәткәрләргә тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Әйберләр җыю үзәк китапханәдә оештырылды, посылкаларны төрү кичкә кадәр дәвам итте. Посылкаларның гомуми авырлыгы 245 килограммнан артык тәшкил иткән. Оештыручылар кешеләр алып килгән күчтәнәчләр исәбен һәм исемлеген катгый исәпкә алып бара.
Хәрби хезмәткәрләр өчен бүләкләр җыю урыны итеп үзәк китапханә билгеләнгән. Аксубай районы Иҗтимагый палатасы Рәисе Ирина Анатольевна Телешевага бу юнәлештә гаять зур эш башкарган үзәк китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә.
Хәрби хезмәткәрләр өчен бүләкләр җыю урыны итеп үзәк китапханә билгеләнгән. Аксубай районы Иҗтимагый палатасы Рәисе Ирина Анатольевна Телешевага бу юнәлештә гаять зур эш башкарган үзәк китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына халык белән оператив элемтәдә торулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Икенче көнгә 431 кг 214 граммлы 84 тартма комплектланган. Икенче партия бүген иртән җибәрелде. Барлыгы 677 кг 098 граммлы 142 тартма җыелган һәм комплектланган.