«Күргәзмә залы - Иҗат территориясе»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе
30 март көнне Карасу авыл мәдәният йортында татар халкының милли баш киемнәре «Кәләпүшем-калфагым» дигән музей-күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителде.                                                              Чара мәдәни-ял учреждениеләрендә «Күргәзмә залы – иҗат эшләре территориясе» район белем бирү проекты кысаларында узды.

Авыл мәдәният йорты директоры Ләйсән Чернова бирегә килүчеләргә мөселманнарның баш, өс һәм аяк киемнәрен тәкъдим итте. Аеруча да түбәтәйләрнең бай коллекциясе игътибарны җәлеп итте. Алар йөзгә якын данәдә. Алар төрле стильләрдә, төрле материаллардан эшләнгән, кайберләре чын декоратив-гамәли сәнгать әсәре.

– Баш киемнәре – милли киемдә аерым урын алып тора, – дип сөйли проект җитәкчесе Ләйсән Чернова. – Авыл кешеләре безнең үтенечне хупладылар – өйдән үз эшләнмәләрен алып килделәр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Фәссахова белән музей өчен экспонатларны ике ел элек туплый башлаганнар. Бүген төрле темалар буенча экспозиция берничә мәйданчыкта урнашкан.

«Оста куллар» клуб формированиесендә катнашучылар кунакларга түбәтәй ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-rayonynda-tbtylr-avyl-muzee-chen-kyymmtle-eksponat-bulyp-tora

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International