«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар китабы атналыгы

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе
Менә көтеп алынган каникуллар ахырына якынлаша, ә алар белән бергә «Балалар китабы атнасы»да. 4 апрель көнне Аксубайның «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр район үзәк китапханәсе оештырган «Балалар китабы атналыгын» ябу» чарасында катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен әдәби бәйрәм оештырды. Балалар янына кунакка Незнайка, Зирәк ябалак һәм Г. Тукай әкиятеннән Шүрәле килгән иде. Әдәби геройлар Патшабикә -китаб белән бергә яраткан китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадыдылар. Балалар күңелле конкурсларда, әдәби викториналарда актив катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International