Район педагоглары һәм ата-аналар өчен республика семинары

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе
Очрашу 3нче Аксубай мәктәбе базасында узды. Эш дүрт мәйданчыкта җанлы аралашу формасында һәм белгечләрнең ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтүе рәвешендә төзелде.

Төп мәйданчыкта педагогика фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең «Лесное чудо» консультатив үзәге директоры, РФ яшьләр сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Владимир Дергунов чыгыш ясады. Ул шулай ук балалар һәм педагоглар өчен популяр программалар һәм проектлар авторы, шул исәптән «Путь к наследию», «Спутник следопыта», «Робинзон» һәм башкалар.

Үз лекциясендә спикер тәрбиягә заманча карашларны ачты, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган, гаиләдә һәм сыйныфта җанлы аралашу традицияләрен яңадан торгызуга юнәлдерелгән программалар турында сөйләде. Мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре тыңлаучылар булдылар. Илдәге соңгы вакыйгалар фонында Владимир Дергунов билгеләп үткәнчә, һәр балага якын килә белү, аны чын гражданин, үз Ватанының патриотын тәрбияли белү мөһим.

– Мәгариф системасында зур үзгәрешләр булачак. Шуңа күрә вакыт белән бергә атларга, яңа технологияләрне куллана белергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Әмма узган гасырда мәгарифнең нинди булганын онытмаска кирәк. Күп кенә программалар һәм проектлар кече төркемнәрнең, мәсәлән, сыйныфларның бердәмлегенә юнәлдерелгән, шуңа бәйле рәвештә алар мәктәп, район, республика һәм тулаем ил күләмендә дә берләшә алачак.

«Тату сыйныф серләре» китабы авторы педагоглар белән тәрбия эшендә кулланырга мөмкин булган махсус әдәбият белән уртаклашты. Моннан тыш, ул тыңлаучыларның игътибарын «беренче җанлы проектлар нәкъ менә мәктәптә туарга тиеш, балаларны мәдәни үсешкә этәрү мөһим», дип басым ясады.

Икенче мәйданчыкта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе, Милли ата-аналар ассоциациясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Наталья Фролова чыгыш ясады. Очрашуда мәктәп, сыйныфларның ата-аналар советлары вәкилләре катнашты. Ул 2020 елның февралендә булдырылган ТР Ата-аналар советының эшчәнлеге һәм өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

Менә инде ике ел дәвамында районның актив әти-әниләре республиканың җаваплы һәм позитив ата-аналарын формалаштыру өчен актив иҗтимагый эшчәнлек алып баралар. Совет укучыларны тукландыру хезмәте күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тота, «Гаилә-Бала-Мәктәп» дигән конструктив, дустанә диалог оештыра, шулай ук башка ата-аналарны бала тәрбияләү процессына җәлеп итәргә тырыша.

Тагын ике мәйданчыкта ата-аналарны белем алу, балалар үстерү, тәрбияләү һәм социаль яклау чаралары белән бәйле сораулар белән педагогика фәннәре кандидаты, «Егоза» мәгариф үзәге директоры Наталья Реснянская һәм үзәкнең психологы, нейропсихологы Әлфия Махатадзе кабул иттеләр. Очрашу кысаларында алар гаиләләргә административ һәм юридик мәсьәләләр буенча шәхси консультацияләр бирделәр.

Семинар ахырында ата-аналар һәм педагоглар актлар залына җыелдылар, анда «Ата-аналар бердәмлеге» «Саклаучылар» проекты мөмкинлекләре турында аның авторы – Владимир Дергунов чыгыш ясады.

Ул тыңлаучылар белән гаиләдә җылы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә торган гади һәм нәтиҗәле психологик-педагогик ысуллар, битараф булмаган әти-әниләрне, әби-бабайларны үз балаларын һәм оныкларын тәрбияләүдә актив катнашырга җәлеп итү алымнары белән уртаклашты.

Семинарда катнашучылар белем бирү проектында катнашуны раслаучы сертификатлар һәм «Егоза» һәм «Лесное чудо» консультатив үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар турында белешмәләр алдылар.

Мәгариф бүлеге чараны оештыручыларга һәм спикерлар командасына күңелле һәм онытылмаслык очрашу өчен зур рәхмәт белдерә!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International