«Бүләгеңне тап» квест-уен

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе
31 март көнне, Рамазан ае алдыннан, Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән, мәчет вәкиле Зөфәрова Гөлия «Бүләгеңне тап» дигән квест-уен үткәрде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар өч командага бүленде. Һәр команда ребуслар һәм табышмаклар чишәргә тиеш иде. Уен барышында тәрбияләнүчеләр изге Рамазан ае турында белем алдылар. Уен ахырында балалар тәм-томнар һәм бүләкләр алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International