1 апрель көнне, Балалар китабы атналыгы кысаларында балалар китапханәсендә «Кунакка китап геройлары ашыга» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды. Бәйрәмгә балалар янына К.И.Чуковский әсәрләреннән Доктор Айболит, Н. Носов- Незнайка һәм Ю. Дружков –Карандаш килделәр. Яшь укучыларыбыз -«Хыял» приюты балалары, китап геройларын зур кызыксыну белән каршы алдылар. Алар кызыклы һәм күңелле таныштылар, бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, шулай ук әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Чараның икенче өлеше халыкара көлке көненә багышланган иде. Китап геройлары балалар белән «Әйдәгез, көләбез, уңышлы елмаябыз!» күңелле викторина үткәрделәр. Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, тиз әйтештеләр. Китап укучылар канәгать, тулы тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар.