Аксубай үзәк китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ябу тантанасы узды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Менә көтеп алынган каникуллар да, алар белән бергә балалар китабы атналыгыда тәмамланды.  4 апрель көнне Аксубай «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар китабы атналыгын ябуда катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Китапсыз ничек яшәр идек» дип исемләнгән әдәби бәйрәм оештырды. Балалар янына кунакка Незнайка, Г. Тукай әкиятеннән Зирәк ябалак һәм Шүрәле килде. Әдәби геройлар Патшабикә китабы белән бергә яраткан китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар күңелле конкурсларда, әдәби викториналарда актив катнаштылар һәм тиз әйтемнәр укыдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International