В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Алинә Галиуллина «Петр укулары» фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
«Петров укулары» конференциясенең төп максаты – укучыларны заманча фәннең актуаль проблемаларына, тикшеренү эшчәнлеген һәм фәнни күзаллау элементларын үстерү процессына җәлеп итү. Икенче, читтән торып үткәрелгән этапта Татарстан районнарыннан һәм Казанның белем бирү оешмаларыннан 1-11 сыйныфларда белем алучы 200 укучы катнашкан.
Алинә Галиуллина, «Йолдыз – медуз коткаручысы» дип аталган иҗади эше (әкияте) белән чыгыш ясап, 5-11 сыйныф укучылары арасында «иҗади-эстетик» секциясендә 2 урынны яулады.
Алинәне һәм аның остазы Әлфирә Галиеваны җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез!