«Китап ачабыз-дөньяны ачабыз» әдәби сәяхәт

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2 апрель көнне Иске Чуаш Әдәмсуы авыл китапханәсендә   Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китап ачабыз – дөньяны ачабыз» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Халыкара балалар китабы көнен (2 нче апрель) язучы Лев Кассиль балалар китабын бәйрәм итү өчен уйлап тапкан. Әдәби сәгатьтә башлангыч, урта сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Әлеге чарага китапханәдә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Игътибар, яңа китаплар» һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Нәниләргә – китаплар» дигән китап күргәзмәләре оештырылды. Чара барышында китапханәче балаларны әдәбият яңалыклары һәм балалар периодикасы белән таныштырды, балалар китабы атналыгы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән китаплар һәм журналлар карады, шигырьләр укыдылар һәм өй укуы өчен үзләренә ошаган китапларны шатланып сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International