«Сәламәтлек иленә сәяхәт» файдалы мәгълүмат сәгате

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 апрель көнне, Сәламәтлек көне алдыннан, Аксубай үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате узды. Чарага «Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр һәм социаль ярдәм алучылар чакырылган иде.   Очрашуның беренче өлешендә китапханә буенча экскурсия булды, аны хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире үткәрде. Чараның икенче өлешендә китапханә хезмәткәре кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, аннан соң «Физкульминутка», «Сүз җый», «Рәсем яса», «Мәкальләр һәм әйтемнәр», «Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре» һ.б. интерактив уеннар үткәрелде.          Чара ахырында «Сәламәтлекнең биш нигезе» дигән китап-мәгълүмат күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International