Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 6 апрелендә 18 сәгатьтән 7 апрельдә 08 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү :
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 7 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән көтелә:
- көчле кар, юеш кар;
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән кыска вакытлы буран;
көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр;
- юлларда көчле бозгалак, кар көртләре барлыкка килү, кар боткасы.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсе сак булырга кирәклекне кисәтә.
Буран - җилнең карны һаваның җир өсте катламы буенча күчерүе.
Җәяүле буран, түбәннән исүче җил- буран һәм карлы буран була. Җәяүле буран яки көчле буран булганда, җил карны бер урыннан икенче урынга себерә. Карлы буран - ишеп кар яуганда чыккан җил-буран.
Көчле буран вакытында бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгарга ярый. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләрегезгә кая баруыгыз һәм кайчан кайтачагыгызны хәбәр итегез.
Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Әгәр сез шәһәр читендәге юлда адашып калсагыз яки машинагыз ватылса, сигнал бирегез, машинаның капотын күтәртегез, антеннага ачык төстәге тукыма элегез.
Ярдәмне машинагыз эчендә көтегез. Бер генә очракта да машинагыздан ерак китмәгез.
Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү барганда адашып калсагыз, беренче күренгән йортка керегез, кайда булуыгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп торыгыз.
Хәлегез бетсә, ышык урын табып, шунда торыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз, таныш булмаган кешеләргә үзегез турында барысын да сөйләмәгез, чөнки табигать бәла-казалары вакытында әйберләр урлау, караклык очраклары арта.
Көчле бураннан соң, бинаны кар күмеп киткән булса, аннан мөстәкыйль рәвештә (кул астындагы чаралардан файдаланып) чыгу мөмкинлеге булу-булмавын ачыклагыз.
Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар күмеп китү турында хәбәр итегез. Әгәр ишекне мөстәкыйль ачып булмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз.
Радио (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасын сакчыл тоту буенча чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак арага барырга җыенучыларга, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк.
Якын тәүлеккә һава торышы фаразын тыңлагыз. Елның салкын вакытында автомобильнең җылылык изоляциясе турында да алдан кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумуляторны тикшерегез, запаска ягулык алыгыз, яхшы антифриз салыгыз.
Ышанычлы пунктларда гына ягулык салыгыз. Җылы әйберләр һәм азык-төлек алырга, кәрәзле телефонга энергия бирү җайланмасы (зарядник) алырга онытмагыз.
Насос, буксир өчен тросс, ачкычлар һәм домкрат алырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.
Авария комплектында мобиль телефонга зарядка җайланмасы, запас аккумулятор, җылы кием-салым, юрган, машинаны кар-боздан чистарту өчен щетка, зур булмаган көрәк, фонарь һәм аңа батарейкалар, аптечка, ризыклар, балта, пычкы, «коры ягулык», шырпы, кечкенә мич һәм казан булырга тиеш.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрут һәм кире кайтуыгызның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк.
Юлда бәла булса, элемтә чараларыннан файдаланыгыз, бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, кайда булуыгыз, аерым билгеләр, машинадагы кешеләр саны, авырулар, балалар булу-булмауны, үзегез һәм якыннарыгызның телефоннарын хәбәр итәргә кирәк.
Телефон утырмасын өчен чаралар күрегез.
Юлда ватылып калсагыз, автомобильнең алдына һәм артына кисәтү билгеләре куегыз. Бу киселгән агач яки теләсә нинди аерым әйбер булырга мөмкин.
Әгәр машина эшләп тора икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм газ белән агулануны булдырмау өчен, тәрәзәне бераз ачарга кирәк. Машинага газ исе кермәсен өчен, аны җилгә каршы куярга кирәк.
Куркынычсызлык өчен җил юнәлешен дә даими тикшереп торырга кирәк. Төтен чыгу торбасының боз һәм кар белән капланмавы мөһим.
Әгәр автомобиль ватылган икән, «101» номерын җыегыз, проблема турында хәбәр итегез һәм кайда булуыгызны әйтегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасын сак тоту буенча чаралар күрегез.
Утын табарга тырышыгыз, алар булмаганда, башка янучан материаллар кулланырга мөмкин: алар, гадәттә, шактый күп була.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар куркыныч арта.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык булганда, җәяүлеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: иң беренче чиратта, ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таякка таянып йөрергә киңәш ителә. Таеп китеп, егыла башласагыз, кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк.
Балаларны аерым игътибарга алырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга киңәш ителә.
Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый.
Игътибарлы һәм сак булыгыз !!!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.