7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Үз иминлеген, сәламәт тәнен һәм нык рухын кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора, бу исә җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга турыдан-туры йогынты ясый.
Бүген «Аксубай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган берничә чара уздырдылар. Көн «Үзеңнән башла» корпоратив программасы кысаларында иртәнге зарядка үткәрүдән башланды. Сырхауханәдә «Кан тамырлары патруле» акциясе уздырдылар,теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр һәм «Артериаль гипертония турында нәрсә белү мөһим» дигән белешмәлек тараттылар. Балалар сырхауханәсендә һәм стационарда балалар арасында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. Актлар залында Сәламәт туклану турында лекция булды.
Безнең сәламәтлек бәһасез. Бу көнне сәламәтлек — ул авырулар булмау гына түгел, ә күңелебезнең торышы да. Шуңа күрә сезгә тән һәм рух арасында гармония табарга, үз-үзегез һәм башка кешеләр белән аңлашырга телибез.