Аксубай тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы «Игелек берлеге»

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубайның «Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы 2020 елда оешкан.    Шул ук елны Аксубай мәдәният йортында клуб балалары кергән «ИГЕЛЕК БЕРЛЕГЕ» кашыкчылар ансамбле оештырылды. Аксубай районы «Назлылык» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге карамагындагы балалар ансамбльдә бик теләп шөгыльләнәләр һәм мәдәни чараларда катнашалар. Балалар, уртак музыкаль иҗат ярдәмендә, җәмгыятьтә җайлашалар, үз сәләтләрен үстерәләр, иптәшләренең фикерен хөрмәт итәргә өйрәнәләр.  2021 елда Аксубай тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәис А В Мортазина  җитәкчелегендә «Без бергә» республика иҗтимагый оешмасына керә. Район мәгариф бүлеге җитәкчеләре инициативасы белән, агымдагы елның февраль аенда ансамбль җитәкчесе, Крайнова Наилә Сәет кызы Россия Федерациясендә мәдәни инициативаларның Президент грантын алу конкурсында катнашты. Конкурс жюрилары клуб эшчәнлеген һәм кашыкчылар ансамблендә балалар белән эшләүне лаеклы бәяләделәр.  Кашыкчылар ансамбле Президент грантын алды. Бу барыбыз өчен дә зур шатлык: балалар, ата-аналар, ансамбль җитәкчесе, тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе. Грант акчасына балалар өчен сәхнә костюмнары, сәхнә аяк киеме һәм музыка кораллары сатып алу планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International