Патриотик чара

2022 елның 8 апреле, җомга
31 март көнне район мәдәният йортында зур патриотик чара оештырылды.

Чарада Аксубай районы башлыгы урынбасары Заһидуллин И.М., Башкарма комитет җитәкчесе Зайцев С. Ю., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александров С. В., хәрби комиссар Әгъләмҗанов А. Ф., «Ватанга хезмәт итәм»  гаскәр төрләре ветераннары, эчке эшләр министрлыгы ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният белгечләре, «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» студентлары һәм укытучылары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм район халкы катнашты. гаскәр төрләре

Мәдәният белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан кызыклы һәм танып-белү локацияләре: «Хәтер альбомы. Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши»; «Ватанга хезмәт итәм» гаскәрләр ветераннары берлеге катнашында, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Г.Г. Романовка багышланган күргәзмә презентациясе, «Без патриотлар» яшь армиячеләр чыгышы; «Сугыштан соң «Хәрби туктау» театральләштерелгән куелышы. Чара бик бай эчтәлекле, кызыклы һәм танып-белү, яшьләргә патриотизм тәрбияләү максатыннан оештырылды. Ә бу-Ватанга мәхәббәт, Ватанга тугрылык, хезмәт итәргә һәм аны якларга омтылу. Чараны оештыруда катнашканнарга рәхмәт белдерәбез.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International