2022 елның 7 апрелендә «Нежность» комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланучылар Аксубай районының «Юность» Универсаль спорт залында, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында уздырылган чарада катнаштылар. Инструктор Лидия Альметкина өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән сәламәтләндерү күнегүләре уздырды. Катнашучылар спорт мәйданчыгында, саф һавада 10 000 адым уздылар.
Чарада катнашучыларга сәламәтлекләрен саклау буенча файдалы киңәшләр бирелде.