Шәһәр тибындагы Аксубай советы утырышы район башлыгы Камил Гыйлманов һәм депутатлар катнашында узды.
Башлык вазыйфасына ике кандидатура – Алексей Горбунов һәм Николай Камбулов тәкъдим ителде.
Икенчесе шунда ук бу тәкъдимне кире какты.
Алексей Анатольевич Горбунов 1987 елда туган.
2011 елда Казан дәүләт аграр университетын «Менеджмент» юнәлеше буенча тәмамлаган.
2010 елдан – «Вамин-Татарстан»да икътисадчы, 2019 елдан «НК-сервис Зәй» ҖЧҖдә участок җитәкчесе булып эшләгән.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Депутатлар Алексей Горбуновны башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына бертавыштан сайладылар.
Җавап сүзендә ул депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәр җирлеге файдасына нәтиҗәле эш алып бару буенча үз ниятләрен белдерде.
Район башлыгы Камил Гыйлманов билгеләп үткәнчә, алдагы вазыйфаларда Алексей Горбунов үзен белемле, инициативалы, компетентлы хезмәткәр итеп танытты, ул җитәкчене котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubayda-shr-irlege-bashkarma-komitety-itkchesen-sayladylar